Тэтимол 2015

ӨРЛЕК[өрлөк] «балка, матица» > мар. үрлүк, ү˘рлĕк, удм. ырлык, рус. диал. урлюк id. ~ себ. (Тумашева 1992: 165) өрлөк түбә «кыек түбә (яссы түбәгә каршы куеларак)», өрлек «кыек, өй кыегы», (Будагов I: 316; Радлов I: 1340) һүрлүк, үрлүк, үрлiк «кыек, түбә» ~ каз. (ҚТДС: 362) үрлĕк, ĕрлĕк «өрлек», к.-калп. öрлик «мачта», чув. (Ашмарин IV: 28) үрлĕк «тирбәлчек – юан бүрәнәгә аркылы салынган такта (аның ике башына ике кеше утыра)», вĕрлĕк «кәртәлек, жирда», чыгт. (Радлов I: 1218, 1232) öрлäк, төркм. öрлүк ~ алт. диал. öрлää < öрлäгä «мачта, байрак баганасы; байрак», алт. (Баскаков 1972: 238) öрöги, öрöгү «югары, югаргы; корбанлык». Китерелгән сүзләр арасында фонетик нисбәтләр бигүк закончалыклы түгел, мәгънәви нисбәтләр дә шикләнергә урын калдыра. Räsänen 1969: 532; Федотов I: 118–119 (өрлөк ул үр < öр сүзеннән ди, ләкин нәкъ шушы фараз фонетик закончалыкларга хилаф). ЭСТЯ I: 549 (материалы ярлы һәм өрлек ööр «үр» дип бара, бу безне ышандырмый). Чаг. ш. ук як. үрдүк «югары; биеклек»; рус. урлюк, урлюшник тур. Аникин: 589–590.

Дерив.: өрлекле, өрлексез; өрлеклек, сөйл. өрлектәй «буйчан һәм таза (яшь егет яки кыз тур.)».



Предыдущая статья            Следующая статья