Тэтимол 2015

ӨРЕК-Ү II[өрөк-] «хвастаться; хвастовство», ш. ук (себ., ЗДС: 513) өрөк «хвастун». Тат. теленә якын телләрдән параллельләрен тапмадык, тик бор. төрки (ДТС: 379, 382) ögir-, ögür- «шатлану, горурлану»; шуннан *ögürük- «мактана төшү, артык мактану» һәм *ögürük «мактаныч; мактанчык» сүзләре ясала алган һәм безнең мәзкүр сүзләр килеп чыккан.

Ögür- сүзе, күрәсең, бор. төрки ög- «мактау» фигыленнән, к. кр.-тат. (Dobr. III: 3) ögunmek ~ төр. ögünmek «мактану». Кр.-тат. ög- сүзе юк бугай, әмма төр. öv < *ög «мактау». Шуннан арытабан к. Үк, Үкеш-ү, Үктәм.

Борынгылыктан бирле ök > yk, ög > öv яңгырашында омонимнар яшәп киләләр, тик аларның төптән омоним булмаганлыклары билгеле. Тамырлары исә тарих караңгылыгында калган.



Предыдущая статья            Следующая статья