Тэтимол 2015

ӨММИ иск. «неграмотный, не умеющий читать и писать» < төр. ümmi < гар. уммū «анадан тума; анадан туган килеш калган, укымаган» ← умм «ана булу, аналык һ.б.», к. югарыдагыны.

Өмми < умми төрки телләрдә киң таралган булган, к. каз. (ҚТДС: 42–43) әмбi, әми, әмi «надан, укымаган» ~ тат. (ЗДС: 81) әмәкәй «ахмак, надан; беркатлы»? Ләкин хатын-кыз исемнәрендә очраган өмме- «анасы, иясе, тудыручысы» мәгъ., мәс., Өммекамал «кямиллек иясе кыз», Өмменур «нур иясе кыз», Өммеһани «кунакчыллык иясе» кебек һ.б. (әлбәттә, бу исемнәрнең тарихи эчтәлеге дә була).



Предыдущая статья            Следующая статья