Тэтимол 2015

ӨМӘ «помочь, выполнение трудоемкой работы сообща в порядке взаимопомощи (с односельчанами и т.п.); субботник» ~ чув. (Сергеев 1971: 91) виме, ниме, нүме, мүме, мимме, мар. (бөтен сүзлекләрендә дә бирелә) вимä, вүмä, бүмä, мүмä, үме, удм. веме (> тат. диал. – ТТДС I: 77 – бемә ) ~ каз. үме, хак. öме «өмә; бергәләшеп», уйг. öм «бергәлектә, дәррәү», алт. öмö «киңәш», иске тат. (Будагов I: 158) өмәйемәк < өмә йыймак? «ярдәмгә чакырмак», өмәләмәк «үзара сөйләшеп-килешеп (законга хилаф рәвештә) бүлешмәк» ~ каз. үмелеү «бергәләшеп эшләү». Трбс. сөйләшендәге өммә «өмә» варианты өм- < үм- дигән фигыль булган дип уйларга нигез калдыра, к. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 268) уммай-җуммай «бергә-бергә». Чаг. яз. монг. ümü-ji «җыелышу», тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 272) умун, омо, ому (вариантлар күп) «бер; бергә». Нұрмағамбетов: 126–127.



Предыдущая статья            Следующая статья