Тэтимол 2015

ӨЛКӘР «созвездие Плеяд, Плеяды» > чув. (Ашмарин III: 12, IV: 102) ĕлкер, елкер < гом. кыпч., уйг., чыгт. һ.б. үлкэр, алт., хак., тув. үлгэр, як. үргэл < бор. төрки (ДТС: 625) ülkär ~ бор. монг. (Поппе 1938: 379) ülger id., хак. үлкер «Өлкәр; Күрпәч (Курбутсан, Хормустан, Орион)» йолдызлыгын атыйлар, к. Бутанаев В.Я. Представления о небесных светилах в фольклоре хакасов // Учёные записки Хак. НИИЯЛИ, 1976: 236–237). Алт. сөйләшләрендә Үлгэр һәм Үлгэн «иҗатчы тәңре» сүзләре бутала һәм бу хәл, Өлкәр һәм алт., хак. һ.б. Үлген, Үлгэн (к. югарыда) сүзләре тамырдаш түгелме икән, дигән фикер уята. Л. Базен (к. Bazin L. Les noms turcs et mongols de la constellation des Plejades // Acta Drientalia, t. X. f. 3. Budapest, 1960: 294–297) өлкәр < үлкэр сүзе үл- «бүлү, бүлгеләү» (к. Өлеш-ү ) сүзеннән дип бара.

Тат. сөйләшләрендә Өлкәр сүзе популяр түгел – аның урынына Иләк йолдызы диләр. Башк. (БТДҺ: 257) Өлкән йондоҙ («Өлкәр» – халык этимологиясе буенча шулай аталган. Каз. Үркер «Өлкәр» варианты да икенчел булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья