Тэтимол 2015

ӨЛКӘН, диал. (БТДҺ: 250) олқан «старший; взрослый», диал. «большой», (ТТДС I: 553) «значительно» > чув. ĕлккен «великолепный; пышный; важнецкий» < гом. кыпч., төркм. (ТДГДС: 181) үлкен, нуг. үйкен, кырг. үлкöн, үзб. улкан «өлкән», алт. (Баскаков 1966: 163) үлген «зур; озак» һ.б. < *үлүкэ-гэн яисә *үлүкэйгэн булса кирәк, к. каз., к.-калп. үлкей- «үсү, зураю; картаю» ← *үлүк «зур; карт», к. ш. ук башк. өлкәйеп йәшәү «кыенлык кичереп яшәү» (БТДҺ: 257) – бәлки хата аңлатмадыр, дөресе «картаеп китү»дер.

Өлкән, өлкәй - сүзләренең чыгышы гомумән юраулы. Тат., башк. олқан вариантын каз., к.-калп. улуқан, госм., төркм. (к. Радлов I: 1694) улуққан ~ як. улахан, улаххан «зур, биек, олы» сүзләре белән чагыштырырга бөтен нигезләр бар. Ләкин өлкән < ŏлкан ~ гом. төрки үлкэн < улқан дип фаразлау да ышандырмый. Ихтимал, өлкән < үлкән һәм ŏлкан < улкан сүзләре бор. төрки кушма (к. Sumer 1992: 274) ulu qañ ~ ulu han ata «нәселдә, ыруда иң олы яшьтәге кеше» сүзеннәндер (бу фараз палаталь һәм веляр вариантлар булуын аңлата, к. бор. төрки qañ = қань «зур ата – ыру башлыгы»). К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 624) üklä- «зураю, күбәю» – шуннан үклән > үлкән ясала ала. Гомумән, барыбер монда шикләнергә урын кала.

Өлкән < үлкэн сүзен алт., хак. һ.б. Үлген, Үлгöн, Үлкен > бур. Үлгэн «яралтучы тәңре; өлкән, зур» (к. Өлгән ) сүзе белән чагыштыруны да юкка чыгарып булмас (к. Федотов I: 148). ЭСТЯ I: 630 (төрле фаразлар китерелә).

Дерив.: өлкәнлек, өлкәнәй-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья