Тэтимол 2015

ӨЛЕҢГЕ[өлөңгĕ], диал. (ТТДС II: 389) элеңге (халык этимологиясенчә ← эл-ү) «занавес снаружи, вывешиваемый в случаях наличия в доме покойника; образец» (к. Язу язган җегетләргә бүгенге Язу үлчәр өчен булсын өлеңге. Дәрдемәнд. Исә җилләр 1980: 146), «мунча альяпкычы», «вуаль» (ТТАС III: 706), «фата» (Будагов I: 155) ~ төркм. үлүңңү «өлге» < бор. төрки (ДТС: 615) uruŋgu, uruŋu ~ бор. монг. orunγa «байрак; билге»; төбендә тибет. rоŋgо «билге» сүзеннән (Ramstedt 1935: 289). Бу сүз төрки телләрдән слав. һ.б. телләргә дә киң таралган, к. венг. rоŋgу «(бизәкле) тукыма кисәге», рус. хорунга («Казаки … преклонили перед Пугачевым хорунгу… к. Н. Дубровин. Пугачев и его собщники, т. III. СПб, 1884: 242) «байрак», бор. рус. хорюговь, хоругы «байрак», хоронгви «эскадроннар», пол. choragiew «байрак», chorazy «хорунжий» ← иске слав. хорѫгы «байрак»; рус. хорунжий << бор. төрки horuŋči «байракчы» (к. Фасмер IV: 269), бор. төрки urungu «беренче сугышчы» (Donuk: 106) һ.б. һунн заманнарыннан ук килә булса кирәк, чөнки бу сүз тарих дәвамында тагын берничә тамыр сүзгә тармакланган: хак. үлгү-чаргы «чакыру, оран» ~ алт. үлгер, тув., бур. һ.б. монг. үлгэр, үлигэр «батырлар тур. эпос (яшь буынга өлге)», тат., башк. өләң, үләң, каз., к.-калп. үләң, үлең «эпик характердагы җыр»; як. олоңхо «эпос» сүзе дә шул уруңу сүзеннән булса кирәк. Ихтимал, оран сүзе дә бор. оруң сүзенә кайтып каладыр. К. Үләң.



Предыдущая статья            Следующая статья