Тэтимол 2015

ӨЛГЕ II[өлгө] «образец; выкройка, модель» < гом. кыпч., үзб. үлги, кырг., уйг., алт., урта төрки (Боровков 1963: 338) һ.б. үлгү, хак. үлгү, үлгэ, уйг. үлгә id., хак. үлгү (үлгү-чаргы парлы сүзендә) «чакыргы, лозунг» ~ төр. ülkü «идеал, югары максат» һ.б. Бу сүз гомумән өлеңге (к.) сүзеннән килә, ләкин аңа өлге I сүзенең дә контаминацион тәэсире көчле. Räsänen 1969: 520.

Дерив.: өлгеле «үрнәкле».



Предыдущая статья            Следующая статья