Тэтимол 2015

ӨЛГӘШ-Ү, диал. (ТТДС II: 403) өлкәш-ү «достичь, достигать; успевать, сделать во-время» – бу фигыль тат. һәм башк. телләрендә генә булса кирәк, һәм ул ниндидер *өлгә-ү < үлгә- фигыленең урт. юн. дип уйларга мөмкин, к. тув. үүлгет- «яңалык эшләү, майтару, тоҗыру» (шуннан үүлгедик «акция, инициатива, кирәкмәгән активлык»), як. үлүһүй- < үлүсөй- «өлгәшү, омтылу; мавыгу; булдыру»; бу сүзләр тув. үүле- «язмыш; талант; нәтиҗә, эш», як. үлэ, үлä «эш, шөгыль, хәрәкәт» ~ яз. монг. üile, üil «иҗади эш», гом. тунг. үлä, уйлэ, уилэ «эш, хезмәт», фигыль мәгъ. «эшләү, ясау» (к. ССТМЯ II: 266) сүзләре белән тамырдаш булса кирәк.

Өлгәш-ү *өлгә-ү сүзен өлгер-ү белән турыдан-туры баглау фонетик законнарга хилаф. Тик, ихтимал, өлгәш- < өлгәреш- үзгәреше булырга мөмкин. К. Өлгер-ү.

Дерив.: өлгәшел-ү, өлгәшен-ү, өлгәштер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья