Тэтимол 2015

ӨЛГӘН «бог-творец» (так сказать, «рабочий бог», который по приказу верховного бога Тәңре создал землю и людей и т.п.) < алт. Үлген, Үлгäн. Өлгән сүзе әд. телдә борынгыдан тәнәйтеп-реконструкцияләп кенә кулланыла. Тат.-башк. сөйләшләрендә бармы икән – билгеле түгел. Һәрхәлдә себ. сөйләшләрендә булуы бик ихтимал. Сүзнең чыгышы тур. к. Өлә-ү. Чаг. Өлкән.

Алт., шор., бур. һ.б. Ульгень, Ÿлген, Улгэн – югары тәңре яки тәңреләрнең берсе тур. МНМ II: 546–547. Бу мифик зат тур. бик төрле, хәтта каршылыклы сөйләкләр бар икән. Аларда өлгән еш кына әрлик (к. Әрлик ) белән бергәләшеп яки каршылашып эш итә. Аларның мөнәсәбәтләре башк. «Урал батыр» эпосындагы Урал һәм Шүлгән арасындагыларга охшап китә. Үлген сүзенең чыгышы-ясалышы төгәл генә билгеле түгел дип язалар.



Предыдущая статья            Следующая статья