Тэтимол 2015

ӨЛӘ-Ү (к. Баязитова 2001: 194) «делить, распределять» < гом. төрки (алт., хак., чыгт., бор. уйг., каз. диал.) үлэ-, кырг., себ. (Радлов I: 1849) үлö-, бор. төрки (ДТС: 624) ülä- id. К. ш. ук төркм., төр. диал., алт., иске төрки (ЭСТЯ I: 627–629) ülе- «өлеш; пай; хәер, садака». Бу (фигыль һәм исем) нигезләрнең тамыры бор. уйг. ül, öl «кисәк, өлеш; үлчәм; язмыш» дип исәпләнә, шуның фигыль коррелянты ül-, öl- «билгеләү, өләшү» сүзе дә булган диелә, к. кырг. лöк «тиешле өлеш», як. үлэх «заказ; мөддәт; шартнамә» ~ як. үлүк, тув. үлүг «өлеш». Чув. валем «өлеш» сүзенең гом. төрки параллеле – башк. (БТДҺ: 258) өләм < *үлэм «бүленгән өлеш». Чув. валĕ «өлеш, кыйсем» сүзе валь < *үл сүзенең 3 зат тартым формасы дип исәпләнә. Чув. телендә бу тамырдан валли «(кем, нәрсә) өчен, «(кемгә, нәрсәгә) була» сүзе ясалуы кызыклы (к. Федотов I: 98–99). Өлә-ү < үлэ- һәм аның дериватлары тур. күп язылган. К. Өләш-ү, Өлеш, Өлте, Өлтерә-ү, Үлчә-ү. Чаг. Өлгән.



Предыдущая статья            Следующая статья