Тэтимол 2015

ӨЙ-Ү I, диал. өйе-ү (к. ЛТ I: 68), ү-ү (миш., себ.) «собирать в кучу» < гом. кыпч., уйг. үй-, чыгт. үгү- (Радлов I: 1810) id., кырг., чыгт., алт. ү, үү- «җыю», хак., шор. үг-, чыгт., бор. төрки (ДТС: 623) ÿk-, üg- «җыю, туплау». Шуннан бор. төрки (ДТС: 623–624) ükül- «күбәю, ишәю», ükil- «туплам» һ.б. Материаллардан күренгәнчә, борынгырак вариант үкү- булган (шуннан үгү- > үг- һәм үкү- > үк-), бу фигыль исә үк исем сүзеннән («өем, таучык» мәгъ. булган булса кирәк) килә. Шундый фаразлардан чыгып, шактый мантыйклы рәвештә кайбер тюркологлар өй- фигылен һәм өй «торак» сүзен гомоген (фигыль-исем синкретизмы) дип карыйлар (Н.А. Баскаков, А.Н. Кононов). Чөнки урманлы якларда колгалардан, чошлардан өелгән конуссыман өйләр киң таралган булган. Шулай да, безнеңчә, бу чагыштыру белән ашыгып мавыгырга кирәкмәс. Чаг. Өй-ү II. ЭСТЯ I: 620–621; Кажибеков: 239.

Дерив.: өел-ү, өеш-ү, өйдер-ү; өйгеч ~ өйдергеч (машина); тат. диал., башк. өйөк «өелебрәк торган»; өем; өймә (шуннан өймәлә-ү өймәләмә, к. ТТДС: 403) һ.б. К. Өер, Өер-ү, Өялә-ү . Чаг. Өянке, Үкеш.



Предыдущая статья            Следующая статья