Тэтимол 2015

ӨЙРӘН-Ү, диал. үрән-ү, миш. өрән-ү, эрән-ү «научиться» ~ чув. вĕрен- id. < гом. кыпч. үйрен-, башк. өйрән-, башк. диал. (БТДҺ: 363) үрән-, кр.-тат. үйрән-, кар. öрäн-, госм., чыгт. öйрäн-, öгрäн-, уйг. үгрен-, алт. үгрен- < бор. төрки (ДТС: 380) ögren- id. Иске тат. үгрән-ү варианты XX г. башларына кадәр актив кулланышта була. К. ш. ук кырг. өйрöн-, төркм. öврен-, тув. ööрен-, як. үöрэн-, ләкин куман., уйг. әүрән- «өйрәнү, белү» ← бор. öгрэ- «белемле булу» ← öк- «уйлау, белем алу» ← ö- «белү» (к. ЭСТЯ I: 496–498); ягъни өйрән-ү бор. *өйрә- < *үгрә- фигыленең кайт. юн. булып чыга, к. ш. ук Берүк, Үгет, Үкен-ү, Үрдәк.

Бор. үгрэ- ~ öгрэ- ~ әүрә- фигыленең бүтән юнәлешләреннән Әбүлгази телендә төш. юн. үгрүл- (Будагов I: 146–147) һәм өйрәт- << үгрәт- (к.) сүзләре генә сакланган. Төп фигыль үзе һәм урт. юн. әлегәчә билгеле түгел. Төрле формалар тур. ш. ук Федотов I: 118.

Дерив.: өйрәнел-ү, өйрәнеш-ү, өйрәндер-ү; к. Өйрәнчек.



Предыдущая статья            Следующая статья