Тэтимол 2015

ӨЙ, диал. (ТТДС I: 556; Тумашева 1992: 28, 67, 163, 228; Дмитриева 1981: 193) үй, әү, ĕү, ү, иске тат. (XX г. башларына кадәр) өйү «дом, жилище», диал. «проушина топора», «квадрат (в играх детей)» < гом. кыпч., уйг., чыгт., госм. үй id. Бу кыска гына сүзнең фонетик вариантлары гадәттән тыш күп: алт. уй, үй, ук, үк, ух, үх, уң, уу, уг (к. Баскаков 1972: 261), тув. öг, öö ~ уйг., төркм. öй, бор. төрки (ДТС: 623) üjüv, eb, ef, ev «өй» һ.б. Бу яңгырашларда, гомумән, ауслаутта гом. төрки, уйг. һәм угыз-миш. -w линияләрен аерырга мөмкин. Угыз-миш. линиясенә төр. ev ~ кр.-тат. ew, бор. төрки eb > хак. иб һәм чув. ав (авлан- «өйләнү» сүзендә) < миш., себ. әү һ.б. карыйлар. Хак. диал., уйг. диал. (Радлов I: 1308) öп «өй» икенчел булса кирәк. Иске тат. өйү [өйеw] ~ кар. йүw < үйүw ~ чыгт. эйү, үйү һ.б. (к. Будагов I: 163–165) бу сүзнең тәүдә ике иҗекле (ихтимал, *үйүг) булганлыгын күрсәтә шикелле.

Кайберәүләр (Н.А. Баскаков һ.б.) өй сүзен өй-ү фигыле белән баглы дип карыйлар. Безнеңчә, бу шикле фараз. Дөресрәге кыт. in, i «ил чигендәге кальга, Бөек Кытай диварының бер үҗәге (вышкасы, бастионы)» сүзе белән баглап булыр иде кебек. Чаг. кыт. ин коу «кальга авызы», ин мынь «кальга капкасы; кальгалар». Поливанов Е.Д. К этимологиии слова үй, öй «дом, юрта» // Труды лингвистического сектора Узбекской НИИ Культурного строительства, I. Вып. II. Ташкент, 1934. К. ш. ук Будагов I: 105–106; Räsänen 1969: 34; Баскаков 1966: 29; ЭСТЯ I: 513–515; Кажибеков: 239.

Дерив.: өйле, өйсез; өйлек, өйчек («кечкенә өй» ~ башк. өйсөк «өйчек, куыш; ши´на; кош тозагы», к. БТДҺ: 256); кушма сүзләр составында: (ТТДС I: 522; ЗДС: 690; БҺҺ III: 149) өйкәртә, үкәртә «ишек алды», (Тумашева 1969: 164, 228; БҺҺ III: 149 һ.б.) өйгеше, ү кеже, үдöгö «хатын, бичә». К. Өйлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья