Тэтимол 2015

ӨЗЛЕК II[өзлөк] (ТТДС I: 551; ТТДС II: 402) «повторная болезнь, рецидив болезни» < Өз (к.), Үз (к.) «шайтан, яман чир; авыру, чир рухы» сүзеннән булуы бик ихтимал. Икенче яктан, әлбәттә, өзел-ү өз-ү сүзләре нигезендә ясалуы (яки контаминациясе) гаҗәп түгел (мәс., өзлек < өзүлек һ.б.). К. Өзлек-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья