Тэтимол 2015

ӨЗӘҢГЕ, диал. (Тумашева 1992: 53, 228) изәңгү, үзәңгә «стремя; подножка экипажа», диал. (ДС I: 254) «обойма колеса (вероятно по внешнему подобию)», (ТТДС I: 184) йөзәңге «бублик, баранка» < гом. кыпч., к. башк. өҙәңге, каз. үзеңгĕ, к.-калп., кар., ком., к.-балк. үзеңги, кырг. үзöңгү, чыгт., уйг. үзәңгә, алт. үзöңö, тув. езеңги, як. исэнэ һ.б. «өзәңге (атка менү җайланмасы)», бор. чыгт. (Боровков 1963: 337) үзäңү «баскыч» бор. *үзэн- «күтәрелү» фигыленнән булырга тиеш, бу фигыль үзэ- фигыленең кайт. юн., ул (төп) фигыль исә үз < öз < öрг «югарылык, биек төш» исеменнән ясалган булса кирәк. Чаг. иске тат. үзә, үзрә (к.) һ.б. «өстенә, өстендә».

Тат. йөзәңге варианты, гаг. йöзеңги һәм чув. йăрана (< йүрäнä < üүрäнгү) сүзләре белән беррәттән бор. йöр ~ дьöр < дööрг (безнеңчә) тамыры булганлыгын күрсәтә. К. ш. ук монг. дүрүгэ < дүрэңэ, эвенк. (ССТМЯ I: 226) дүрэки, сол. дурэңки «өзәңге» (бор. төрки телләрдән).

Өзәңгене (һәрхәлдә бүтәннәргә бинисбәтән) төркиләр уйлап тапканнар, к. Кызласов И.Л. О происхождении стремян // Советская археология, № 3, 1973: 24–36). Моны өзәңге < үзäңги (һ.б.) сүзенең бик күп күрше телләргә алынганлыгы да күрсәтә, к. ЭСТЯ I: 623–625; Федотов I: 185–186 (әдәбият күрсәтелә).

Фонетик җәһәттән өзәңге ~ чув. йăрана ~ сол. дурэңки мисаллары, беренчедән, -р > -з күчешенең чагыштырмача яңалыгын, икенчедән, алт. дь- авазының бик борынгыдан килгәнлеген күрсәтәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья