Тэтимол 2015

ОЯТ[ŏйат] «стыд, постыдное дело» < гом. кыпч., уйг., алт., чыгт., төркм. һ.б. уйат, куман. ugat, *ugyat, бор. чыгт. (Боровков 1963: 230–232) оwут, уwут, оғут, уйг. (Радлов I: 1162) обут, убут, увут id. < бор. төрки *оғйут < оғуй-ут//оғуй-ат id. ← *оғуй- «оятлы булу» фигыленнән (безнең фараз); бор. кыпч. сүзләрнең тамыры *уғ ~ ув (һ.б.) исем (Э.В. Севортян) яки сыйфат (безнеңчә) тамырдан. Ягъни ойат < уйат бор. исем ясагыч кушымча ярдәмендә фигыльдән ясалган сүзләрнең берсе. К. Оял-у.

Оят сүзенең варианты оwут сүзеннән уфтан-у (к.) фигыле ясалган, к. угыз. утан- ~ чув. вăтан- «оялу», як. саат < *уҗат «оят» һ.б. ЭСТЯ I: 161–163, 609–610 (утан- сүзе тур.).

Дерив.: оятлы, оятсыз; оятлан-у, оятла-у . Тат. сөйләшләрендә оят > йат күчеше нигезендә ятлы, ятсыз, ятла-у дигән яңгырашлар да очрый. Чув. ятла- «тиргәү, сүгү, оятлау» тат. (миш.) сөйләшләреннән булса кирәк, тик Федотов (II: 505) бу чув. сүзен ят (< айыт) «исем, ат» сүзенә нисбәтли.



Предыдущая статья            Следующая статья