Тэтимол 2015

ОЯЛ-У[ŏйал-] «стыдиться» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг., төркм., төр. һ.б. уйал- id. *уйа- «хурлыкка калу» фигыленең төш. юн., Э.В. Севортян бор. *уй «оят» сүзеннән ди (ЭСТЯ I: 576–577), ләкин сүзнең этимологиясе катлаулырак, к. куман. ugial- «оялу» ← *уғйа- < оғуй-а- > *оwуй-а, шуннан ком. диал. йувал- «оялу»; диал. ойан-у фигыле дә бар, шуннан ойанык «оялырлык» (без теркәдек. – Р.Ә.) > себ. ойаң «оялчан» (Тумашева 1992: 159); бор. төрки ujal- белән беррәттән ujad-, ujaδ-, ujat- «оялу» (ДТС: 607). К. Оят, Уфтан-у.

Дерив.: оялыш-у, оялт-у, оялдыр-у (затланышсыз мәгъ.); оялыш. К. Оялчан.



Предыдущая статья            Следующая статья