Тэтимол 2015

ОЧЫК IV[ŏчŏқ], миш. (к. ЗДС: 801) ычык, себ. ŏцык «цистит; воспаление, сыпь и т.п., появившиеся вследствие внутренней болезни» < гом. төрки учук, бор. төрки (ДТС: 603–604) učuγ, učγuq id. > башк. ŏсŏқ, нуг., каз., к.-калп. ушық id. һ.б. Оч-у сүзе белән бәйле, к. тат. (ЗДС: 508) оч «чуан», каз. (ҚТДС: 358) ушпа «очма, кәҗә-сарык чире». Бор. төрки učuγ-jelpek «бизгәк, очык-җилпек» – ихтимал, «очып килеп кунган чир» мәгънәсендәдер, төр. (Будагов I: 117) учуқ, учық «герпес; берәр авыру-чирдән ирен ярылу» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья