Тэтимол 2015

ОЧЫЗ[ŏчŏз], диал. осыз «дешёвый» < уйг., чыгт., кр.-тат., госм., ком. учуз, к.-балк. уцуз «арзан (киң мәгънәдә); эчтәлексез, игътибарга лаексыз», төр. ucuz, бор. төрки (ДТС: 605) učuz «бик аз гына; юк дәрәҗәдә; җиңелчә; кыйммәтсез; арзанлы», učuz-jenik «юк кына». М. Рясянен (Räsänen 1969: 509) бу сүзне монг. ucir «момент, очрак; сәбәп» сүзе белән чагыштыра. Һәрхәлдә сүзнең тамыры *уч. Ихтимал ки, uč-uz < *uc-ur «тузан; очык» сүзеннәндер.



Предыдущая статья            Следующая статья