Тэтимол 2015

ОЧ-У, диал. ŏц-у «летать; улетать; падать с высоты» ~ чув. вĕç- < гом. төрки, бор. төрки uč- > башк. ŏс-, кар. уц-, нуг., каз., к.-калп., тув. уш-, хак. ус-, алт. диал. үч-, хак. диал. учу- (учуды) id., себ. ŏц- «очыну, шаяру» (Тумашева 1992: 161). ЭСТЯ I: 612–613; Будагов II: 117.

Оч- бик тә продуктив нигез: диал. очалак «һавада үзеннән-үзе очып йөри торган (җансыз нәрсәләр тур.)», очанак (ТТАС II: 484) «ярсынучан, кызу холыклы», очын-у «мактанып, горурланып кылану» (шуннан – очынгыч, очындыр-у һ.б.), очкыч, очучан, очучы, очыргыч, очыш һ.б. К. Очкалак, Очкылык, Очык I, Очык II, Чорма.



Предыдущая статья            Следующая статья