Тэтимол 2015

ОЧРА-У[ŏчра-], диал. ŏчŏра- «встретить; встречать» < гом. төрки учура-, башк. ŏсŏра-, кр.-тат., кырг., чыгт. учра- (Радлов I: 1727, 1231), бор. төрки učra- (ДТС: 604) > нуг., каз., к.-калп. ушра- id. бор. төрки учур- > тат. диал. очыр, ŏчŏр, башк. (БТДҺ: 254) ŏсŏр «чор; очрак, момент» нигезеннән (ЭСТЯ I: 296–297), к. ш. ук монг. учир, бур. ушар «очрак; нигезләмә», маньч. учара- «очрашу» һ.б.

Очора- нигезен очор-а- дип таркату беренче карашка бик табигый күренсә дә, шикләнерлек фактлар да бар: себ. уцура цық- «каршы чыгу» дигәндә фигыль уцур-, ә бу фигыль исә *уцу- фигыленең йөкл. юн. шикелле, к. ш. ук эвенк. учик «очрак; хадисә; язмыш, өлеш» (ССТМЯ II: 296–297). Мәгънә мөнәсәбәтләрен удм. учыра- «вакытында килү; атып тидерү; очрашу», учыр «момент, очрак», учырак «ә дигәнче, тиз генә» (тат. теленнән) сүзләре ачыклый төшә. К. Чор.



Предыдущая статья            Следующая статья