Тэтимол 2015

ОЧАН II«парусная лодка (небольшая)» < гом. кыпч., к. каз. ŏшон, к.-калп. ушан < куман., төркм., чыгт., госм., бор. төрки (М. Кашгари) учан «ике җилкәнле кимә», бор. рус. (1182 елда теркәлгән) учан «елга кимәсенең бер төре» (рус ядкәрләрендә бу сүз соңыннан еш кына очрый). Ике җилкәнле булгач, очан < учан угызча учан «оча торган, очкыр (канатлы)» дип тәгърифләнергә мөмкин. Ләкин к. каз. ушан, кырг. учан «очсыз-кырыйсыз (диңгез тур.), каз. (ҚТДС: 357) ŏшан «ераклык». Чаг. ш. ук Будагов I: 16; Фасмер IV: 179.



Предыдущая статья            Следующая статья