Тэтимол 2015

ОЧА «крестец, задок; нижняя часть спины; ляжки», (Будагов I: 116) «верхняя часть бараньего бедра» > морд. Э. уця «бөкре; арка» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг., бор. төрки уча (башк. оса, нуг., каз., к.-калп. уша), төркм., госм. һ.б. угыз. уҗа «оча», нуг. уша, к.-балк. уча, уца «түшкә», тув. ужа «оча, куй очасы, көрдек», як. уса «савыр», сүзнең палаталь варианты да бар: тат. (к. Радлов I: 1327, 1721) өчә «арт сан» ~ үзб. (ЎХШЛ: 27) өчә «иңбаш», к. ш. ук чув. вĕче > мар. вĕцä, вĕцäлү (лү «сөяк»), мар. Б. выца, выцалу «оча сөяге», алт. диал. удьа, як. удьунах, уҗунах «оча» һ.б.; бу сүзнең «тантаналы табында кунакларның дәрәҗәсенә карап бирелә торган ит өлеше» мәгъ. булган; борынгырак яңгырашы – бор. монг. uγuča (> бур. ууса, монг. ууц) > тунг. (ССТМЯ I: 290) ууса «оча, савыр; мөчә»; борынгырак мәгъ. – «табыш белән кайтып килгән аучыны иң беренче очраткан кемсәгә тиешле өлеш» (к. Радлов I: 1722; Вайнштейн 1961: 128–130). Оча < уча < уғуча, ихтимал, *уңуча ~ *умуча >> мүчэ «мөчә» сүзе белән бердәйдер, к. Мөчә. Гомумән, сүзнең ясалышы юраулы. Федотов I: 120–121; Ögel: 215–216; 371–372.

Дерив.: очалы; очалык. Чаг. Чалкан.



Предыдущая статья            Следующая статья