Тэтимол 2015

ОЧ, диал. (себ., миш.) оц «острый конец, острие; конец, торец, один из концов; оконечность» < гом. кыпч. уч (башк. ос, нуг., каз., к.-калп. ŏш, уш), төркм. ууч ~ чув. вĕç id. һ.б. (гом. төрки характердагы сүз). Төбендә ике яки өч иҗекле нигездән булса кирәк. Төрле чагыштырулар һәм фаразлар тур. ЭСТЯ I: 61–612; Федотов I: 119–120.

Дерив.: очлы, очсыз; очлык (төрле мәгъ., бу сүзнең «мөчә» мәгъ. русча конечность сүзеннән уңышсыз калька); очла-у (төрле мәгъ.), диал. (Тумашева 1992: 161) оца-у «очлау, очлы итү», очқары, оцқары, оцғары «иң очта, иң очка; көчкә, очын-очка ялгап кына (запассыз яшәү тур.)». К. Чорма.

Уч, уҗ сүзе төрки дәүләтләрдә «чик, чигәрә посты, кирмәнчек» мәгъ. кулланылган, тат. торлагында (авылда һ.б.ш.) түбән оч, югары оч тәгъбирләрендә шул мәгъ. чагыла.



Предыдущая статья            Следующая статья