ОХША-У, диал., башк. оқша-у «походить, быть похожим» < гом. кыпч., к. кар. охша-, оқша-, ухша-, куман., уйг. оқша-, уйг., чыгт., кр.-тат., төркм., аз. (Радлов I: 151–152, 1002–1005) охша-, шор. ошка, алт. ошко-, нуг., каз., к.-калп. уқса- < бор. төрки (ДТС: 364, 370, 374) oγša-, oqsa-, oxša- «охшау; ошау» ← бор. төрки (к. Боровков 1963: 233), уйг. оғуш, оғус «нәсел, буын; зат, төр» (оғша- < оғуш-а-), ягъни охша-у асылда, «нәселенә тарту, нәселен хәтерләтү» булып чыга, к. ш. ук тув. уксаа-, як. усаа- «нәселенә тарту» ~ бур. уғсаа, угсаға «чыгыш, нәсел» (мәгънәви җәһәттән чаг. алт. кöкле- «охшау; нәселенә, тамырына тарту» ← кöк «тамыр; нәсел»). Оғуш нигезе исә тув., як., монг. һ.б. уғ, уқ < бор. төрки оγ, оq (к. Ук II ) «токым, зат, чыгыш» һәм бор. төрки (ДТС: 372), чыгт. oš, uš «инде, менә; нәкъ» тамыр морфемаларыннан гыйбарәт булса кирәк: оқ уш «заты шул, нәкъ үзе, үзе инде». Охша-у сүзе үзе тат. әд. теленә иске тат. (чыгтай) теленнән кергән, шуның «саф» кыпч. фонетик варианты оша-у < уша- ~ нуг., каз., к.-калп. уса- икенчерәк мәгъ. («өнәү, ярау») алган. Гомумән, «охшау > ошау» мәгъ. күчеше күп телләрдә күзәтелә (мәс., инг. like сүзенең семантикасында һ.б.). Будагов I: 118; Пекарский: 2987; ЭСТЯ I: 419–420 (иске төрки оқ ~ оғ- «бердәй; шул үзе» сүзеннән диелә, бу безнең әйткәнгә хилаф түгел). Охша- һәм оша- тат. телендә бик продуктив нигезләр: охшаш-у; охшат-у; ошат-у I («яратып китү, үз итү» мәгъ.), ошат-у II, охшаш < охшашлы (< гом. кыпч. уқшаш, уқсас һ.б.), диал. (ТТДС I: 332) ошақлы, ошаулы «охшаш»; ошамаган «ярамаган, начар»; ошаусыз «килбәтсез» һ.б. |