Тэтимол 2015

ОТЫРЫ[ŏтŏр ы̌], отор, утыры (ТТДС I: 329; Тумашева 1969: 161; БТДҺ: 255; ДС II: 148) «наперекор, напротив; все более; против; навстречу», себ. «заусенец; загиб» > мар. утыр (Упымарий: 231) утыр-утыр, удм. (Насибуллин: 73) ытыр, утър, ытыры id. < гом. кыпч. утру, утуру, алт., тув. удуру, удура, хак., тув. удур, уйг. уттур, бор. төрки (ДТС: 618–619; Боровков 1963: 333; Будагов II: 111; Zajączkowski 1961: 301) utru, сары уйг. олтур- id., бор. төрки, уйг. һ.б. утур-, уттур- «очрашуга бару, каршыга бару» сүзенең бор. хәл фигыль формасы (утра, утура варианты да шуны күрсәтә), әлеге фигыль исә бор. ут- < улт- «очрау, туры килү» (чаг. От-у I ) фигыленең йөкл. юн. (ут-тур-) булса кирәк, к. себ. (Тумашева 1992: 227) утқу- «аяксып тору, барасы-йөрисе килү» ~ алт. утқу- «каршы чыгып алу», утку (Радлов I: 1708) «килгән кунакка багышланган тәбрик сүзе (еш кына – шигырь)», як. утар «каршы тору», утарыы «отыры»; ут- < улт- фигыленең исем коррелянты да булган кебек, к. кар. уткары «каршыга».

Отыры сүзе тур. күп кенә язылган, к. Хабичев М.А. К структуре первичных корней в урало-алтайских языках // Вопросы изучения языков и литератур народов Карачаево-Черкесии. Черкесск, 1967: 63–66; Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. Казань, 1983 (Ф. Фасеев һәм Р. Әхмәтьянов мәкаләләре); ЭСТЯ I: 610–611.

Дерив.: ōтōрла-у; ōтōрлаш-у; оторчылык, ōтōрсылык (Тумашева 1992: 161; БТДҺ: 255).



Предыдущая статья            Следующая статья