Тэтимол 2015

ОТ-У II«перенимать; запомнить (сказанное, показанное)» < гом. кыпч., гом. көнб. төрки ут- id. < бор. төрки (ДТС: 605, 606, 617) yt-, ud-, uδ-, uz- «иярү, бер-бер артлы килү» > уйг. ут- id., шуннан себ. (Тумашева 1992: 161) ŏта «рәттән». Шул ук тамырдан гом. угыз., кр.-тат., кар. уй- «җайлашу, иярү, туры килү; рифмалашу», к. Оеш-у, Уйдырма.

Дерив.: откыр . Диал. (ТТДС I: 329) откы «коткы, котыру», ŏткŏт-у «котыру» сүзләренең от-у II сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья