Тэтимол 2015

ОСТЫХАН[ŏстŏхан], өстүан, ыстуан (в различных транслитерациях старых написаний арабскими буквами) «кумир; кумирня», иск. (Г. Кандалый) «предмет поклонения, возлюбленная», себ. (Тумашева 1992: 161) ŏстŏған «труп» < чыгт. < фар. үстүхани-будэ «буддистларның мәет кую урыны – зират төре (мәетләр күмелмәгән, ачык килеш ятканнар, аларны ерткыч кошлар һ.б. ашап бетерә торган булган)», к. ш. ук уйг. устухан, истуған «оссуарий; җимеш тошы; нәсел буыны; сөякләргә карап юрау» (к. Будагов I: 41).

Мәетләрне махсус урыннарда ачык калдыру йоласы монголларда һәм буддист төркиләрдә XX г. кадәр дәвам иткән. Себер татарлары бу йола белән таныш булганнар. Идел-Урал регионында исә остыхан сүзенең «зират > изге җир > санәм» мәгънәсе өстенлек иткән, шул нигездә «сөйгән яр» мәгъ. дә килеп чыккан һәм Стуани//Өстуани дигән фамилия дә пәйда булган.



Предыдущая статья            Следующая статья