Тэтимол 2015

ОРЫНЧЫК[ŏрŏнчық] (ТТДС I: 320), орынчак, орончык «трудности, хлопоты; помехи», «мелководье, место, где быстрое течение по мелкому или узкому месту; мыс» ~ башк. (БТДҺ: 252) оронсоқ «мәшәкать; кирәк-ярак», каз., к.-калп. урыншақ «бәйләнчек (кеше)», уйг. урунчак «тырыш, инициативалы» – барысы да (к.) орын-у < урын-, урун- id. фигыленең төрле мәгънәләреннән. К. ш. ук тат. диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) орынты, орынды «тәҗрибә өчен чәчеп каралган җир», башк. (БТДҺ: 252) орҙомша «сал бүрәнләрен беркеткеч бастырык, аркылы бүрәнә; гомумән кирәк-ярак» – рус. ромша, ронжа «үзара беркетелгән чаналар» (төрки телләрдәнме?).



Предыдущая статья            Следующая статья