ОРЫН II, орон (ЗДС: 505) «(прямая) дорога в стороне от большой дороги» ~ каз. урун «яшерен»; урғун «яшерелгән өлеш», урунды «яшерен рәвештә». К. Урынтын. Башкортстанда Орынды дигән яшеренеп, тирән үзәндә утырган бер авыл бар. ЗДС (: 505) орынды «муксун балыгы» дип күрсәтә, ләкин Орынды авылы Агыйделгә якын торса да, аны «балыкчылар авылы» дип булмый. Орын, орынды сүзенең «тәҗрибә өчен үзенә ашлык чәчелгән җир кишәре» мәгъ. бар. |