Тэтимол 2015

ОРЧЫК[ŏрчŏқ] «веретено», «ось мельничного камня» < гом. кыпч., чыгт., үзб. урчуқ (башк. орсоқ, нуг., каз., к.-калп. уршуқ, уршық), хак. оорчых, төркм. огурҗақ, бор. төрки aγuršaq, oγuršaq «орчык» (ДТС: 24, 365) >> себ. (брб. һ.б.) аурдзық, аурцык, аурчык (Радлов I: 14; Тумашева 1992: 32) ~ бор. монг. оγurčuq (Поппе 1938: 108) ~ венг. orso id.; к. ш. ук госм. ағырсақ, ағырҗақ, ағыршақ «орчыкбаш, таякка утыртылган йомры таш һ.б.» (ағыр «авыр» сүзеннән), бур. ээрсэх «орчык», ээрэ- «эрләү». Шулай итеп төрки һәм монг. телләрендә «орчык» мәгъ. сүзләр төрле тамырлардан, ләкин -чык//-чук, -чек//-чүк, -чак//-чәк кушымчасы ярдәмендә ясалалар. Шуңа бәйле рәвештә төрле «орчык»ларның мәгънәсе төрлечәрәк. Тат. телендә кайбер сөйләшләрдә орчык дип тегермән ташының теңгелен, ягъни күчәрен дә атыйлар. Гомумән, тат., башк. орчык < урчуғ сүзенең тамыры тур. конкрет сүз әйтү кыен, монг. орчи-х «әйләнү» белән охшашлык очраклы булса кирәк (бу сүзләрне бәйләүгә фонетик һәм морфологик закончалыклар комачаулый). Ләкин монг. ор- < төрки *оғур- «әйләнү, бөтерелү» сүзеннән булуы ихтимал (тик андый сүз беркайда да теркәлмәгән, шуңа охшаш äгүр- «әверү» генә бар), чаг. Бөтерчек. ЭСТЯ I: 418–419.



Предыдущая статья            Следующая статья