Тэтимол 2015

ОҢКЫТ I[ŏңқŏт], оңгыт: Кош яманы оңгыт, ил яманы маңгыт мәкалендә оңгыт «өке» булса кирәк (маңгыт исә XVI г. искиткеч эзлексез, акылсыз сәясәт йөрткән нугай кабиләсе), диал. оңкыт, оңкот «надан мәҗүси кеше» (бу сүзләр күп чыганакларда китерелә). Чаг. алт., тув. һ.б. Себер төркиләрендә оңгут «шаманизм диннәрендәге төрки кеше», «шаманистик тәре, кош шикелле пот», «Себер төркиләрендә, тунгусларда һәм аеруча монгол халыкларында киң таралган санәм», онгон сүзенең күп. формасы. К. Зеленин Д.К. Культ онгонов в Сибири. М.–Л., 1936 (калын гына китап); МНМ II: 256; ССТМЯ II: 21; Аникин: 425.

Ул онгут, онгоннар тур. күп материал җыелса да, сүзнең этимологиясе томанлы булып кала.



Предыдущая статья            Следующая статья