Тэтимол 2015

ОНЫТ-У[онот-], диал. омот-у, умут-у (к. Тумашева 1992: 225) «забывать» < гом. кыпч., уйг., угыз. унут-, бор. төрки (ДТС: 612) unut-, unït-, нуг. диал., каз., к.-калп. умыт-, хак. умут-, тув. унт- > ут- «оныту» формасы буенча бу сүз бор *уну-, *уму-, *уңу > башк. диал. (к. БТДҺ: 252) ŏңŏ- «онытылу, онытылып китү» фигыленең йөкл. юн., шул уну- > ŏнŏ- фигыленең ŏнŏн- (кайт. юн.) формасы К. Насыйри сүзлегендә дә күренә (ЛТ I: 46).

Уну-, уңу-, уму- вариантлары уртак *умңу- нигезеннән киләләр, к. эвенк. (һ.б. тунг.) омңо- «оныту» (күп фонетик вариантлары бар, к. ССТМЯ II: 47). Омңон- > омон- «оныту» (әлеге фигыльнең кайт. юн. болг. телендә кулланылган, шуннан мар. мунт-, монт- < омонт «оныту» һәм чув. ман- < мант- «оныту» сүзләре килә. К. ш. ук як. умун-, умнат- «оныту».

Алт. унту-, хак. диал. уңду- «оныту» формалары ничек тәшкилләнгәнлеге ачык түгел.

Бур. унта-, монг. умта-, уңта- > як. оңто- «төлерү, йокымсырау» сүзеннән чыгып омңо- тамырын бор. гом. төрки у-, фин-угор ум-, ом- «йоклау» тамыры белән кардәш дип уйлыйлар. Рамстедт 1957: 175; Räsänen 1969: 514; ЭСТЯ I: 597; Федотов I: 342.

Дерив.: онытыл-у, онытыш-у, оныттыр-у; диал. (әкиятләрдә) оныткы (дару, агу).



Предыдущая статья            Следующая статья