Тэтимол 2015

ОНЫК[ŏнŏқ] «внук», оныка сирәк «внучка», диал. нук, нука, (ТТДС I: 321–322) мынук «внук, внучка» (подразделяются не очень последовательно) ~ мар. уныка, венг. unoka id. куман. ипис «онык», кар. унук, тув. унуқ «токым», «өч яшьлек» (к. Потапов Л.П. Очерки народного быта тувинцев. М., 1969: 326, 339), төркм. овнуқ «өлеш» ~ тунг. телләрендә нэкун, нокун, нукун һ.б. (бик күп вариантлар, к. ССТМЯ I: 617–618) «җиян (сеңленең улы); онык; энекәш», монг. нуган «угыл; токым». Мәзкүр сүзләр онык < рус. внук, нука < рус. диал. внука дип гади генә аңлату белән канәгатьләнергә мөмкинлек бирмиләр; киресенчә, рус сүзләре куман яисә бор. бер төрки теленнән дә була ала: рус. ынук, ынука (диал. унук) сүзләренең этимологияләре бигүк ышандырырлык түгел. О.Н. Трубачёвның «История славянских терминов родства» (М., 1959: 73–76) китабында рус. (гом. слав.) унук һинд-евр. *ahn «җәт, бор. баба» сүзеннән, шуның киреләмәсеннән диелә. Бу киреләмә («дәвәти» мәгънәсенең «онык» мәгънәсенә әверелүе) үзе сирәк очрый торган күренеш (һәм, гомумән, бармы икән әле?). Аннары О.Н. Трубачёв внук сүзенең ясалыш моделен дә күрсәтми. Шуңа күрә Фасмер (I: 328–329) внук сүзенең этимологиясен аныксыз калдыра.

Татарча онык-оныка сүзләре, тудык-тудыка сүзләре рәтендә (моделендә); к. ш. ук чулык «оныкның баласы», юлык «чулыкның баласы» – барысында да бор. төрки -ук кушымчасы (бор. уғ, уқ «нәсел; кавем») бар. Чаг. ш. ук башк. диал. оноқта-у «кушу, ялгау, дәвам итү» (БТДҺ: 252).

Халыклар тыгыз аралашканда нәсел-нәсеп терминнары ят телләргә дә күчә; төрки нәсел-нәсәп атамаларын гар., фар., Кавказ, слав. телләрендә еш очратырга мөмкин; төрки телләргә кода, кодагый кебек алынма сүзләр күптән хас. Һәм славяннарның төркиләр белән аралашуы нәсел-нәсәп терминнары үтеп керерлек дәрәҗәдә булган. Шунлыктан без онык, оныка сүзләрен төп төрки дип исәплибез.

Рус теле буенча хезмәтләрнең берсендә дә внук ~ унук сүзенең төрки алынма булу ихтималы каралмый, чөнки, беренчедән, унуқ гом. төрки сүз түгел, икенчедән, рус телчеләре гомумән төрки телләрдән алынмаларга кырын карыйлар. Безнеңчә, унук сүзенең төрки телләрнең күпчелегендә онытылган булуы бер дә гаҗәп түгел: нәсел-нәсәп атамалары төрки телләрдә бик чуар, үзгәрешле, хәтта якын телләрдә дә алар кискен аерымланган булырга мөмкин (чаг. тат. ана ~ башк. әсә, лексикасы татарныкына бик якын булган чув. телендә нәсел-нәсәп атамалары бөтенләй үзгәчә һ.б.). К. ш. ук Нука.



Предыдущая статья            Следующая статья