Тэтимол 2015

ОНТЫЙ себ. (Тумашева 1922: 160; ЗДС: 504) «мягкие валенки» < рус. унты, унто «тиредән, күннән эшләнгән төрле озын аякчу, йон тышкары мехлы итек һ.б.ш.» (Аникин: 585; Россиянең төньягында һәм бөтен Себердә таралган сүз икән) < эвенк. унта «мехлы аякчу». Бу сүз тур. күп языла, ләкин тат. варианты искә алынмый.



Предыдущая статья            Следующая статья