Тэтимол 2015

ОН, диал. (ДС II: 147) ŏм «мука» < гом. кыпч., уйг., алт., чыгт., гом. угыз. ун, төркм., бор. чыгт. (Мухамедова 1973: 182) уун, уwун id. М. Рясянен буенча, у-, уw- < уғ- (к. У-у ) фигыленнән (у-ғын, уғ-ын яисә уғ-ғын). Бу фикер тат. диал. ŏм ~ үзб. диал. (Будагов I: 158) ум < у-ым яисә уғ-ум варианты булуы белән дә ныгытыла (чаг. агын ~ агым, явын ~ явым һ.б.ш.). Чув. çăнăх «он» < *йŏнŏк < *уйн-ук < *уғн-уқ (яки бүтәнчә) фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсе булса кирәк.

Räsänen 1969: 514; Федотов II: 95–96; Кажибеков: 232.

Дерив.: онла-у, онлан-у; онлата; онлы, онсыз; онлык; онча, ончы, ончык, онаш; к. Онтак, Ончыл.



Предыдущая статья            Следующая статья