Тэтимол 2015

ОМТЫЛ-У[ŏмтŏл-], ынтыл-у «устремляться; порываться; стремиться» > чув. ăнтăл- id. < гом. кыпч., к. нуг. ымтыл-, башк. (БТДҺ: 405) ымдыл-, каз., к.-калп. умтыл-, кырг. умтул-, уйг., үзб. интил- id. һ.б. ← *ынты- ~ унту- «омтылышлы булу», к. алт. умту- «тотырга тырышу, тоту», кырг. (Радлов I: 1172) омтун- «ташлану». Бу сүзнең кызыклы паронимы тат. диал. (Будагов I: 102) ымтырыл-у ~ каз. ымтырыл- «омтылу, күтәрелү, ташлану» ← *ынтыр-, *ымтыр- фигыленең фонетик варианты я ниндидер ын- (һ.б.ш.) фигыленең йөкл. юн. Ул *ын- ~ ун- ~ ум- фигыленең төп мәгънәсе ачык түгел. Ихтимал, ул уйг., кр.-тат., госм., бор. төрки ум-, умы- «өметләнү» фигыле белән бердәйдер (формаль назардан, ум- вариантыннан умтыр-, ә умы- вариантыннан уйг. умыт- «өметләндерү» ясалуы табигый). Чаг. Ымсын-у. ДТС: 611–612; ЭСТЯ I: 654; Федотов I: 85.

Безнеңчә, чув. ăмăрт- «ярышу» < иске тат. ымтыр -, ә чув. ăмăртăл- «омтылу» < тат. ымтырыл- (чув. телендә метатезаланган).

Дерив.: омтылын-у, омтылыш-у, омтылдыр-у; омтылыш.



Предыдущая статья            Следующая статья