Тэтимол 2015

ОМСЫН-У[ŏмсŏн-], диал. ымсын-у «обнадёжиться, (напрасно) надеяться на скорое исполнение вожделенного желания» ~ башк. ымһын-, чув. ăмсăн-, ăмсан- «кызыгу» < гом. кыпч., к. кар., кырг., чыгт. һ.б. умсун-, госм. умсан- id. ← *умсы-, *умса- «өметләнү» (чаг. җирсә-ү, суса-у һ.б.) ← гом. кыпч., гом. угыз. ум «алгы як»; ум- «өмет итү; омтылу», бор. төрки (ДТС: 611) ит- «ышанып көтү». К. ш. ук алт., хак. умзан- «омтылу». Күрәсең, омсын-у һәм омтыл-у уртак тамырдан киләләр.

Омсын-у фигыле контаминацион-маргиналь охшаш сүзләргә бай: тат. ымсын-у «ихтыярсыз ымлау» ← ым (к.); чув. хăмсăн- «омсыну» (Сергеев 1971: 54) < тат. диал. қŏмсын-у «комсызланып карау» (булса кирәк); алт. амза-, як. амсай-, амтан- ~ бур. амһа-, маньч. (ССТМЯ I: 38–39) амсула- «татып карау» һ.б. ЭСТЯ I: 596; Федотов I: 83 (тат. сүзен искә дә алмый).

Дерив.: омсыныл-у, омсындыр-у; башк. (БТДҺ: 405–406) ымтаныу, ымшаныу «омсыну» фонетик дивиацияләр булса кирәк (башк. теле дивиацияләргә бай).



Предыдущая статья            Следующая статья