Тэтимол 2015

ОЛЫС[ŏлŏс] «большая область, страна, владение» < гом. төрки улус id. к. Улус . Бу сүз хәз. көндә әдәбиятта ошбу рәвештә язылса да – бу хәл гом. төрки сүзне ясалма татарчалаштыру гына, чөнки татар гом. халык телендә мондый әйтелеш булмаган. Гомумән, мондый «яңа» татарчалаштыруларга (чаг. ш. ук угор > угыр һ.б.) без каршы: алар тарихны бозып күрсәтә башлый.



Предыдущая статья            Следующая статья