Тэтимол 2015

ОЛЫ[ŏлŏ] «старший; большой, великий; важный» < гом. кыпч., госм. улу, каз., төркм. улы, кырг., як. улуу, тат. диал. (Гиганов; Тумашева 1992: 160) ŏллŏ, (ЗДС: 503) ŏллы, үзб. диал. (ЎХШЛ: 268) уллы, нуг., ком., к.-балк. уллу id. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 593–594) бу сүзне бор. төрки, чыгт. *ул «зур, күп» сүзеннән ди һәм тат. диал. (к. ТТДС I: 451) олла- ~ госм. ула- «күбәю» һ.б. кайбер шундый фигыльләрне мисал итеп китерә. Бор. төрки ул «күп, масса» сүзе булганлыгы шиксез – бу сүз фигыль ясагыч -ла һәм сыйфат ясагыч -лы (< -лығ) кушымчалары нигезендә ята (чаг. каенлык << каен-ул-уг ≈ «каен күп + сыйфат кушымчасы уг»). Ләкин, безнеңчә, ŏллŏ < уллуғ варианты беренчел мәгънәдә килә һәм сүзнең тамыры – ул, уул «өлкән кешеләр утыра торган урын – махсус ястык», к. бор. төрки ulla- «хөрмәт күрсәтү, ulга утыру (ДТС: 610). Чаг. Утыр-у. Рясянен да (Räsänen 1969: 513) сүзнең тамыры бор. төрки ul «фундамент» дип күрсәтә. К. Олтар-у.

Дерив. киң: олло (себ., ЗДС: 503) «тәүге бала», оллата «дәвәти» (~ башк. олатай id.), ш. ук олинә; олло-кары «өлкәннәр»; олғон, олгын «хөрмәтле», олоқла-у «олуглау, олы дип хөрмәт итү» һ.б. (башлыча себ. сөйләшләрендә); әд. телдә олылык; олыла-у; олысымак. К. ш. ук Будагов I: 157.

Олы сүзенең катнашлыгында ясалган фраземалардан тат. диал. ŏлŏ көн «якшәмбе; пасха», каз. ŏлыстың ŏлы күнĕ «нәүруз» (Кенесбаев: 630), хак. уллюкүн, үлүкүн, улуг күн «бәйрәм», тув. улуг хүн «якшәмбе», бор. төрки uluγ bačaγ «ураза», uluγ bačaγ kün «ураза гаете» (bačaγ, bačaq манихей һәм христиан уразасы, к. ДТС: 76) һ.б., һәм шуннан ук күрше телләрдәге калькалар: чув. мăн кун «зур көн», мар. мун кун, куго кече, удм. бадзым нунал, морд. Э. ине чи, морд. М. очыжи – барысы да «зур көн» – «пасха»: бу сүз христианлык белән бәйле (рус. воскресенье – Гайсә пәйгамбәрнең үлгәч тагын бер көнгә терелүе). Димәк, бор. татарларның бер төркеме христианлыкның бер мәзһәбендә (ихтимал, несторианлыкта) булганнар (бу хәл мөселманлыкны кабул иткәнче булырга мөмкин) һәм күршеләргә дә йоктырганнар. К. Олыгай-у.



Предыдущая статья            Следующая статья