Тэтимол 2015

ОЛТАР-У «ставить подмётку, снабдить подмёткой; обувать, обуть» ~ башк. (БТДҺ: 251) олтар- «җөен эчтә калдырып тегү», нуг., каз., к.-калп., кырг. ултар-, хак. ултур-, тув. улдур-, улдура-, як. уулар- id. *улта-, *улту- «катлам аерылу, катлам хасил булу» фигыленең йөкл. юн. Тат. диал. (ДС I: 143) олтыра-у «тузып, тетелеп бетү, какшау» < олты-ра-, к. бор. төрки uldï- «аяк табанының тиресе кубалаклау, атның дагасы төшү» (ДТС: 609); улта-, улту- фигыле исә уйг., чыгт. ул, үзб. диал. (ЎХШЛ: 269), бор. төрки (ДТС: 608) ul, (uul), хәз. монг. ул ~ бор. монг. ula > эвенк. ула «табан; нигез; төп» тамырыннан (әмма ясалышы бигүк ачык түгел), к. Räsänen 1969: 512; ЭСТЯ I: 449–451; ССТМЯ II: 257. К. Олтырак, Олы, Утыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья