Тэтимол 2015

ОЛПАТ «солидный, серьёзный» ← башк. ŏлпат < каз. диал., кырг. улпат id.; бор. кыпч. сүзе ниндидер -пат кушымчасы ярдәмендә олы сүзеннән ясалган кебек, ләкин чынлыкта уйг. үлпәт «дуслык, компания; әңгәмәдәш, дус» < гар. үлфäт «дуслык, әңгәмәдәшлек» > иске тат. өлфәт «әңгәмәдәшлек; әңгәмәдәш» (Өлфәт дигән газет та булган, к. Әдәби сүзлек: 193) сүзенең халык этимологиясенчә үзгәрүеннән килә, к. ш. ук кырг. үлпöт, к.-калп. үлпет, каз. диал. үлпәт «дуслар компаниясе; 30–40 кешелек ир-ат береге» (ҚТДС: 361), үлпеттĕ ~ башк. олпатлы «олпат, хөрмәтле; җитди әңгәмәдәш булырлык», үзб. улфат, үлфәт «дус» (ЎХШЛ: 382), каз. ŏлпатан «бөтенесе бергә» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья