Тэтимол 2015

ОЛГАШ-У (ДС I: 254) «подвергаться (болезни)» ~ башк. (БРС 1996: 471) олғаш- «күтәрелү», башк. диал. (БТДҺ: 250) «аралашу; кирәк булу; өлгерү, җитешү; дучар булу; ябышу, укмашу (?)» – чаг. олаш-у, төр. (һ.б.) ulaşmak «җитү, җитешү, өлгерү» һ.б. Олгаш- < *улгаш- (бу фонетик вариант хәз. төрки телләрдә юк шикелле) бор. *ол- < ул- фигыленең -ға морфемасына киңәйтелгән (ула-ға-) вариантыннан, яисә (ихтималрагы) тув. телендә сакланган уғла- «юнәлтү, олау» (к. Ола-у ) сүзеннән метатеза (уғла- > улға-).

Дерив.: олгашын-у (болытка олгашынган таулар…), олгаштыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья