Тэтимол 2015

ОЛАУЧЫ[ŏлаwч ы̌] «подводщик», «ямщик» > мар. улазе «ямщик» ~ бор. гом. төрки *улагчы id.; тарихта төрле мәгънәләргә ия булган, к. кырг. ылоочу, калм., монг. улачи, улаачин «олауда ниләр барлыгын гүаһлап баручы хәбәрче кеше, комиссар», бур. > рус. диал. улачи, улачен «олау станциясе; ямчылар яши торган авыл; ерак араларга йөрүче почтальон» һ.б. Монгол хөкемдарларының махсус улагчылары булган. Velidi: 489; Фасмер III: 158; Аникин: 582.

Бор. монг. улаачин сүзенә лачын ~ башк. ыласын «бик әйбәт ат; чабышкы» (к. Лачын ) сүзе дә тоташа бугай: монгол курьерларының пайзаларында (к. Пайза ) лачын сурәте булган (Хара-Даван, к. На стыке...: 117).



Предыдущая статья            Следующая статья