Тэтимол 2015

ОЛА-У I(Остроумов 1876: 129; ТТДС I: 326; Тумашева 1992: 326; БТДҺ: 250), трбс. үлә-ү «присоединять; надставлять; удлинять; прибавить; привязать один к другому в ряд» < гом. кыпч., уйг., чыгт., госм., алт. һ.б. ула- (к. Радлов I: 1676–1678) «тоташтыру; дәвам итү, тезү; бармак төртеп күрсәтү; юнәлтү» (мәгъ. җәһәтеннән охшаш очрак: кушу «ялгау, күрсәтү, әмер бирү»), безнеңчә, бор. төрки *уғла- id., к. уйг. улла-, тув. уғла- «бер линиядә тоташтыру; юнәлтү» ← уғ, уғу «юнәлеш»; к. ш. ук алт. уула- «юнәлтү; күрсәтү» > хак. ула- id.

Ола-у төрле тат. сөйләшләрендә шактый продуктив нигез: олат-у, олаш-у «тоташу», олашык «тоташкан» һ.б. Нигез мәгънә кырг. улоо «баш-башы төйнәлгән, бәйләнгән төш, төен, бәй» ~ бор. төрки (ДТС: 608–609) ulaγ, ulïγ «төен, бәй, тоташма» сүзендә ачык чагыла. К. ш. ук Будагов I: 151.



Предыдущая статья            Следующая статья