Тэтимол 2015

ОЛАУ[ŏлаw] «подвода; воз; караван телег или саней» > чув. лав < ăлав «олау, арба», мар. ула «олау» (улазу «олаучы») < гом. кыпч., к. к.-балк. улоў «транспорт», каз. лау, ылау, уйг. (кыпч. телләреннән) улав «олау» < бор. төрки (ДТС: 608) ulaγ «олау аты; ямнар арасында йөри торган почта транспорты», ш. ук «ялгау, ямау; бер-берсенә аллы-артлы бәйләнгән атлар теземе» < ula- «ялгау, тезү» < (безнеңчә) *uγla- id., к. тув. угла- «тоташтыру; юнәлтү» (к. Ола-у ). К. ш. ук кырг. улоо «баш-башы төйнәлгән төш, бәй».

Бор. төрки ulaγ сүзенә чыгт., уйг. (Будагов I: 152), тув. улақ «почта аты; алмаш ат», госм., аз. (АДДЛ: 395) улах, фар. улағ, көрд. улақ «ишәк, дөя кебек кәрван хайваны», куман., госм. улақ «чапкын; ямылчы» сүзе тоташа.

Бор. ulaγ сүзенең бор. монг. тәңгәле ulaγа олау һәм олаучыны да, олау атын да белдергән, шуннан бор. төрки ulaγа «хәрби ат, хәрби олау аты» ~ хәз. як. улага «нәрсәнең дә булса артындагы, чираттагы шәй; күрәсең, улага ~ улаг ~ улақ олауны гына түгел, аргышны, ямыл системасын да белдергән (к. Аргыш ).

Монг. улага > кыпч. *улаwа вариантына рус. лава «бер-бер артлы килеп һөҗүм итү» сүзе дә тоташа, дип язалар. Гомумән, бор. төрки-монг. сүзе Евразиянең бик күп телләренә (һинд-ир., Кавказ, слав., фин-угор һ.б.) үтеп кергән һәм аның тур. күп язылган, к. Räsänen 1969: 512; Doerfer II: 102–107; ЭСТЯ I: 574, 587–589; Федотов I: 326–327.

Дерив.: олаула-у; олаулы. К. Ола-у, Олаучы.



Предыдущая статья            Следующая статья