Тэтимол 2015

ОЗЫН[ŏзŏн] «длинный» < гом. төрки узун, узын (к. Радлов I: 1768) ~ чув. вăрăм < болг. *уырың бор. уз ~ ур «озынлык» сүзеннән, як. уста «озынлык, озын як» < бор. төрки *узун-ы (Пекарский III: 3080–3082), алт. узун «озынлык» бор. уз сүзеннән, аның фигыль вариантыннан (?) булса кирәк; ләкин көнозын дигәндә озын бор. оз < уз сүзенең инструменталь килеш формасына охшап китә. К. Будагов II: 134; ЭСТЯ I: 171.

Дерив.: озынлык, озынай-у (һәм аның икенчел дериватлары), озынча.



Предыдущая статья            Следующая статья