ОЗАН, диал. (Тумашева 1992: 161) ŏсан, усан, (Радлов I: 1756) узан, «тетерев; самец тетерева – косач», (Будагов I: 139) усан «тетеря», кара усан «косач», усан «шершень» ~ башк. (БТДҺ: 248) оҙан «көртлек» < угыз., төркм. узан, озан, узанчы «җырчы, дастанчы, халык шагыйре, бард», чыгт. узан, усан «чәчмә җыр (шигырь булмаган текстны җырлау; прозаик дастаннарны, бигрәк тә “Угызнамә”не көйләп башкару)», төр. (к. Будагов I: 131) ozan, uzan «гитарада уйный-уйный җырлаучы, мәзәкләр сөйләүче; дастанчы»; күч. мәгъ. «кычкырынып йөрүчән тыйнаксыз кеше» ← «дастан башкару». Озан – ата көртлекнең язын озак итеп «җырлавыннан» шулай аталган (чаг. Телмәрҗен ). Шөпшәнең озан дип аталуы да аның бызылдавыннан була ала. Озан угызча уз-ан, ягъни «җырлаган, җырлаучы» чыгт. уз-, -уза «дан җырлау; мактау, мактану» фигыленнән. Бу фигыль тат. өзләү, башк. өҙләү, оҙлау «кай (к. Кай ) белән эпос башкару» сүзе белән тамырдаш булырга мөмкин. К. Räsänen 1969: 518. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 569–570) озан сүзен бор. төрки uz, ūz «оста» сүзе белән (шикләнебрәк) чагыштыра. Озаннар тур. угыз телләре филологиясендә әдәбият гомумән күп кенә. К. Коркыт. Күрәсең, алар бор. татарлар арасында да булганнар. |