Тэтимол 2015

ОЗАЙ (ТТДС I: 325, БТДҺ: 247) «один за другим беспрерывно; в течение; расстояние, промежуток» – бу сүз башк. оҙай < одай-, каз. ŏдайы < к.-калп. удайы, кырг. удаа, алт. удаан «бер-бер артлы; дәвамлы; эзлекле, әкренләп» ← уда- «әкренәйтү, сүзу, җайлау» ~ гом. монг., эвенк. (ССТМЯ I: 248) уда- «әкренәйтү, тоткарлану» сүзләреннән, ягъни оз тамырыннан турыдан-туры ясалмаган, тик ŏз < уз сүзенең контаминацион тәэсирендә формалашкан. Уз һәм уда тамырларының гомогенлыгы да бәхәссез түгел.

Дерив.: тат. (Башкортстан газет-журналлары телендә) озайлы < башк. оҙайлы «дәвамлы». Төр. uzay «галәм киңлеге, фәзасы» – неол.



Предыдущая статья            Следующая статья